Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
Габдулла Тукай |
Родной язык
Родной язык — святой язык, отца и матери язык, Как ты прекрасен! Целый мир в твоем богатстве я постиг!
Качая -колыбель, тебя мне в песне открывала мать,
А сказки бабушки потом я научился понимать.
Родной язык, родной язык, с тобою смело шел я вдаль,
ты радость возвышал мою, ты просветлял мою печаль.
Родной язык, с тобой вдвоем я в первый раз молил творца:
О боже, мать мою прости, прости меня, прости отца. |
Туган авыл
Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, Шунда әүвәл Коръән аятен укыган; Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне, Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.
Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; Абый белән бергәләшеп кара җирне Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.
Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Габдулла Тукай |
Родная деревня
Стоит деревня наша на горке некрутой. Родник с водой студеной от нас подать рукой. Мне все вокруг отрадно, мне вкус воды знаком, Люблю душой и телом я все в краю моем.
Здесь бог вдохнул мне душу, я свет увидел здесь, Молитву из Корана впервые смог прочесть, Впервые здесь услышал слова пророка я, Судьбу его узнал я и путь тяжелый весь.
Запомнились навеки событья детских лет, Нет времени счастливей, забав беспечней нет. Я помню, как, бывало, по черной борозде, Шагал со старшим братом я за сохою вслед.
Я многое увижу, — ведь жизнь еще длинна, И ждет меня, наверно, дорога не одна. Но только, где б я ни был и что б ни делал я, — Ты в памяти и сердце, родная сторона! |